Рәис Ганиев халык алдында Киекле авыл җирлеге башлыгы буларак беренче тапкыр хисап тотты. Халык исә, үз чиратында, район җитәкчелегенә су белән тәэмин итү, аерым урамнарда юлларны ремонтлау мәсьәләләре белән мөрәҗәгать итте. Җыенда әйтүләренчә, халыктан җыелган үзара салым акчаларының 65 проценты әлеге юлларны төзекләндерүгә тотылачак. Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Әхмәтшин авылда клуб һәм авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләр өчен йортлар төзү планлаштырылуын әйтте.