Шул көннәрдә үткән гражданнар җыенында Богдашкино авыл җирлеге башлыгы Михаил Белов үзенең чыгышында үзара салымга аерым игътибар бирде. Республика бюджетыннан бүлеп бирелгән субсидияләрне исәпкә алып, референдумда кабул ителгән җирле инициативаларны тормышка ашыруга 138 мең сум акча сарыф ителәчәк. “Әлеге средстволар Чапаев урамында юлны ремонтлауга тотылачак, вак таш алуга килешү төзелде инде. Быел шулай ук 2017 елда җыелган үзара салым акчалары хисабына урамнарга яктырткычлар урнаштыру буенча эшләр үткәреләчәк”, - ди Михаил Иванович.