Сроклардан тайпылмаска

2018 елның 4 июле, чәршәмбе

Шәһәрдә һәм авылларда капиталь ремонт һәм төзелеш эшенең барышы район җитәкчелегенең ныклы контролендә. Чәршәмбе көнне район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Әхмәтшин республика программалары кысаларында алып барыла торган капиталь ремонт эшләренең барышы буенча эшче киңәшмә үткәрде.

Киңәшмәгә капиталь ремонт һәм төзелеш объектларында эшләүче подрядчылар, Баш инвестиция-төзелеш идарәсе вәкиле чакырылган иде. Төп мәгълүматны район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Илнур Бәхтияров тәкъдим итте.

Бүген шәһәрдә һәм авылларда эшләр төрле юнәлешләр буенча алып барыла. Әйтик, шәһәрнең “Тирмәкәй” балалар бакчасында, Картлар һәм өлкәннәр интернат-йортында, аграр техникумда, Нурлат район үзәк хастаханәсе поликлиникасында, күпфатирлы йортларда капиталь ремонт эшләре дәвам итә. Алар белән беррәттән район башкарма комитетының ЗАГС бүлеге бинасы, “Спорт” паркында хоккей тартмачыгы, шәһәрдә һәм авылларда спорт мәйданчыклары төзелә. Моннан тыш, Салдакайда МФЦ күтәрелә, ә Урта Камышлыда авыл җирлеге башкарма комитеты бинасының төзелеше азагына якынлашып килә. Тиздән әлеге авылда фельдшер-акушерлык пункты да төзелә башлаячак. Алмаз Әхмәтшин киңәшмә эшенә йомгак ясады, шулай ук ул объектларны тапшыру срокларына, капиталь ремонт һәм төзелеш объектларында техника куркынычсызлыгын үтәүгә басым ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International