Нурлатның “Факел” футбол командасы Татарстан беренчелегендә катнашты

2018 елның 4 мае, җомга

Шул көннәрдә Нурлатның “Факел” футбол командасы Мамадыш районында 1нче лигада уйнаучы кече һәм урта шәһәрләр командалары арасында мини-футбол буенча үткән Татарстан беренчелегендә катнашып кайтты.

 

Беренче лига уеннарында 9 команда катнашкан, нурлатлылар исә 4нче урынга лаек булган. 
–    Команданың һәр уенчысы – Иван Егоров, Айназ Гайнуллин, Инсаф Вәлитов, Руслан Сафин, Александр Ундалов, Александр Исаев, Алексей Кириллов, Алик Вәлиуллин, Михаил Садовников, Роберт Гомәров һәм Виктор Карпов матур уен күрсәтте. Кызганычка каршы, Илдар Нуриев, Дмитрий Алексеев һәм тагы берничә  тәҗрибәле уенчыбыз әлеге уеннарда катнаша алмады, ахыр нәтиҗәгә бу йогынты ясагандыр да, мөгаен, – ди команданың җитәкчесе Марат Хәмидуллин. 
“Факел”лыларга чираттагы ярышларга барырга исә нурлатлылар Айназ Хәйруллин, Ирек Фәйзуллин, Рәмис Кәримов иганәчелек ярдәме күрсәткән. “Факел” бу юлы призерлар арасына керә алмаса да, команда тренеры Юрий Никитин һәм Марат Хәмидуллин мондый ярышлар команданың тәҗрибәсен, яшьләрнең спортка карата кызыксынуын  арттыру ягыннан файдалы дип саныйлар. Чөнки алда җитди ярышлар көтә бит. Узган елда зур футболда икенче лига командалары арасында республика чемпионы исеменә лаек булган “Факел”лылар быел да Татарстан беренчелегенә әзерлекне башлап җибәрделәр инде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International