Нурлат районында кооперацияне үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2018 елның 12 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген, 12 апрель көнне, Мәдәният сараеның зур залында авылларның эшлекле активлыгын үстерү, авыл территорияләрен үстерү максатыннан хуҗалык итүнең кече формалары  һәм кооператив оешмалары булдыру темасына семинар-уку, аның кысаларында түгәрәк өстәлләр үтте. Авыл җирлекләре, гаилә фермалары башлыклары, шәхси ярдәмче хуҗалык тотучы актив авыл кешеләренә Казан копператив институтының ректор Алсу Нәбиева җитәкчелегендәге педагоглар составы кооперациянең асылы, аның төрләре, юнәлешләре, өстенлекләре  хакында сөйләделәр. Семинарда катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Әхмәтшин сәламләде һәм районда кооперацияне үстерүгә йөз тотылуын билгеләп, бу эштә активлык күрсәтергә чакырды. Бу юнәлештә һәр авыл җирлегендә кооперацияне үстерү буенча юл карталары төзү, районда  инициативалы кешеләрне барлап, копперация эшенә җәлеп итү күздә тоыла. Ә Казан кооператив институты галимнәре бу эштә ярдәм итәргә әзер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International