Хәерле сәгатьтә!

2018 елның 12 апреле, пәнҗешәмбе

ТР Авыл ухҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов “Сөләйманов Ә.И.”  крестьян-фермерлык хуҗалыгының барлык механизаторларының да өстендә ут  кайтаргыч жилетлар булуына ишарәләп шулай  дип белдерде. Яңа таләпләр нигезендә, механизаторлар, техника куркынычсызлыгы буенча тиешле  башка инвентарь белән бер вакытта, шундый жилетлар белән дә тәэмин ителергә тиеш. Һәм бар эшне кагыйдәләр буенча алып барырга гадәтләнгән хуҗалыкта моны язгы чәчүгә керешер алдыннан ук гамәлгә керткәннәр. Моны язгы кыр эшләренә әзерлек буенча игълан ителгән республика конкурсы кысаларында кичә районның барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләрен карап чыккан комиссия әгъзалары да уңай яктан билгеләп үттеләр. Гомумән, хуҗалыкның чәчү эшләренә  әзерлеге югары бәя алды, алар районда конкурсның җиңүчеләре булып табылдылар да. Биредә техниканы яңартуга, аларны карап торуга  зур игътибар бирелә, язгы чәчүгә дә җентекләп әзерләгәннәр.  54 тракторлары, 6 заманча чәчү комплекслары, чөгендер, кукуруз чәчкечләр һәм башка авыл хуҗалыгы машиналары тигез иттереп рәтләргә тезеп куелган, бүген-иртәгә кырга чыгарга әзер. Гомумән, әлеге хуҗалыкның гына түгел, тулаем районның чәчү эшләренә әзерлегенә уңай бәя бирелде. 
–    Нурлат районы заманында югары уңыш белән бөтен илгә танылган төбәк. Биредә бүген дә бу матур традицияне дәвам иттереп эшлиләр. Менә быел да язгы кыр эшләренә бик яхшы әзерләнүләре күренеп тора. Техника әзерлек сызыгында, механизторлар эшкә әзер. Инде яхшы язлар килеп, хәвеф-хәтәрсез чәчү эшләрен үткәрергә, яхшы уңышлар алырга булсын. Нурлат районында моның өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар, – диде ул. 
Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Әхмәтшин да язгы кыр эшләре алдыннан хуҗалык җитәкчеләренә, белгечләргә, механизторларга рәхмәтләрен белдерде. 
–    Районда әзерлек йөз процент. Ашламалар, ягулык-майлау материаллары, орлыклар җитәрлек, техника әзер.  Хәерле сәгатьтә! – дип районың барлык игенчеләренә уңышлар теләде ул. 
Районда исә быел 50 меңгә якын гектарда язгы чәчү эшләре үткәрү бурыч итеп куела. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International