Нурлатның Мактаулы гражданинын 90 яше белән котладылар

2018 елның 5 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген, 5 апрельдә, педагогия хезмәте ветераны, халык мәгарифе отличнигы, Нурлат шәһәренең Мактаулы гражданины – Ислам Бәхтияровка 90 яшь тулды. 
Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Әхмәтшин исеменнән Ислам Бәхтияровны тормышындагы шушы истәлекле дата белән район башлыгы урынбасары Флюра Ногъманова котлады һәм Россия Президенты Владимир Путин имзалаган котлау телеграммасын тапшырды.
-Барысы өчен дә рәхмәт сезгә. Алда юбилейларыгыз күп булсын әле, – диде Флюра Рәшитовна изге теләкләрен җиткереп.
Кизләү авылында туган егеткә заманында колхозда эшләргә дә, укытучы, Киләү һәм шәһәрнең 1нче урта мәктәпләре директоры, мәгариф бүлеге, агитколлектив җитәкчесе, халык контроле рәисе булып эшләргә дә насыйп була. Төп эше белән бергә җәмәгать эшчәнлеге белән дә шөгыльләнергә вакыт таба Ислам Кәримович. Озак еллар депутат итеп сайлана. Ислам Кәримович пенсиядә дә кул кушырып утырмый. Бүген ул районның ветераннар, җәмәгать советлары Советы әгъзасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International