Россельхозцентрның Нурлат филиалында бу көннəрдə орлыкларга чəчү алды тикшерүе азагына якынлашып килə

2018 елның 4 апреле, чәршәмбе

Белгечлəр көздəн саклауга салынган 6660 тонна бөртекле сабан культуралары орлыклары үрнəклəренə фитопатологик анализ ясыйлар һəм тиешле рекомендациялəр бирəлəр.
Якын араларда хуҗалыкларда алар нигезендə орлыкларны агулый башлаячаклар.
– Узган елның һава торышы аркасында бөртеклəрнең дымлылыгы артты, бу исə альтернариоз һəм күгəрек барлыкка килүгə китерə. Ə альтернариоз инфекция башакның тутыгуына сəбəп була, нəтиҗəдə, 1000 данə бөртекнең массасы кими һəм орлыкларның сыйфаты начарая, – ди Россельхозцентрның Нурлат филиалы җитəкчесе Рөстəм Шəйдуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International