Ул ел саен күпфатирлы йортлар белән тулыланып торучы тимер юлчылар микрорайонында урнашкан.
Бу 5 ел эчендә балалар бакчасы күп нәрсәгә ирешкән: ике ел рәттән яңа уку елына әзерлек буенча белем бирү учреждениеләре арасында район конкурсында 2нче һәм 1нче урыннарга, педагогларның август киңәшмәсендә методик күргәзмәдә 1нче урынга лаек булган. Ике ел рәттән тәрбиячеләр “Ел тәрбиячесе” конкурсының муниципаль турында призер булып, зона турына узалар. Балалар “Бәхетле балачак” Бөтенроссия конкурсында ике призлы урын яулаганнар. Хезмәткәрләренең уртача яше 32 ел булган иҗади һәм яшь коллектив алга таба да уңышка йөз тотып эшли.