Нурлат ханымнары "Ел хатын-кызы" республика бәйгесенең зона этабыннан җиңү белән кайтты

2018 елның 19 феврале, дүшәмбе

17 февраль көнне "Ел хатын-кызы", "Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" республика конкурсының зона туры Чирмешьндь узды. 

Бәйгедә мәртәбәле жюрига берничә номинация буенча иң-иңнәрен сайларга кирәк иде. Рухи һәм мәдәни кыйммәтләргә зур өстенлек бирүчеләр, галимәләр, үз балаларыннан тыш тәрбиягә тагын чит балаларны алган аналар, лаеклы ялда булуларына карамастан, бүген дә актив тормыш рәвеше алып баручы апалар, үз һөнәрләренә гомер буе тугры калучылар һәм башка төр сынауларда катнашучыларның зона бәйгеләренә ныклы әзерлек белән килгәннәре күзгә ташланды.

Зона турында Нурлат районының данын өч хатын-кыз яклады. Алар арасыннан Венера Черноиванова «Минем язмышым – минем һөнәрем» номинациясендә җиңүчеләр җиңү яулап, конкурсның республика финал өлешендә катнашу хокукын яулады. 
«Өченче буын герое» номинациясендә Зөлфия Бадыйгина, “Ел үрнәгендә» Эльвира Кашапова лауреат булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International