Стартта – балалар һәм әтиләр дә

2018 елның 17 феврале, шимбә

Үткән шимбәдә  аэропорт территориясе янә чаңгычыларның шат авазларына күмелде. Бу юлы район мәгариф бүлеге биредә мәктәп укучылары өчен спорт һәм күңел ачу программасын үз эченә алган Сәламәтлек көне оештырды. 
Чараны  мәгариф бүлеге Кубогына “Өметләр старты” шәхси-команда чаңгы ярышлары башлап җибәрде. Биредә  мәктәп укучылары өч яшь категориясенә бүленеп чаңгы юлларында үз осталыкларын күрсәтә алдылар. Моңа кадәр төрле район ярышларында  матур уңышлар күрсәткән яшь чаңгычылар Кубок өчен узышлырда да бик зур ярыш дәрте белән катнаштылар. Ни дисәң дә, Нурлатта мондый ярышларда тәүге тапкыр катнашулары бит әле. Хәер, әйтүләренчә, районда “Өметләр старты” элегрәк тә үткәрелә торган булган һәм менә быел әлеге матур традицияне яңартырга булганнар. 
Төрле яшь категорияләрендә стартлар тәмамлангач та, укучылар чаңгы юлларыннан китәргә ашыкмадылар, чөнки алда – “Әтиләр һәм балалар” спринтерлык эстафетасы көтә иде бит. Биредә 5-7 һәм 8-11 сыйныф укучылары әтиләре белән стратларга чыкты. Башта әтиләр  дистанцияне җилдереп  узды, аларны балалары алыштырды. Ярышларның мондый форматы күпләрнең күңеленә хуш килгән. Әнә, ярышларда 100гә якын пар әти һәм баланың катнашуын гына күр син. Эстфаетаның бәйрәм атмосферасы һәм көр кәеф бәйрәмнең күңел ачу өлеше – Май чабу бәйрәменә дә күчте. Шәһәр мәктәпләре укучыларының чыгышлары, җырлар, биюләр, әйлән-бәлйән, коймак белән кайнар чәй, уеннар катнашучыларга бик шәф кәеф һәм укуга яңа көч бүләк итте. Чара җиңүчеләрне бүләкләү белән тәмамланды. 5-7 сыйныфлар арасында спринтерлар эстафетасында Якушкино мәктәбеннән Андрей һәм Вячеслав Шкаликовлар – беренче, Урта Камышлы мәктәбеннән Илья һәм Василий Лысовлар – икенче, Никита һәм Владимир Черновлар өченче булдылар. 8-11 сыйныфлар арасында беренче урында – Иске Чаллы мәктәбеннән Дмитрий һәм Андрей Яковлевлар, икенчедә – шул ук мәктәптән Дмитрий һәм Юрий Марковлар, өченчедә – Андреевкадан  Никита һәм Алексей Будяшкиннар. Җиңүчеләрне мәгариф идарәсе җитәкчесе Линар Маняпов котлады.
Мондый чаралар гаиләләрдә татулыкны ныгыта, дип саныйлар оештыручылар һәм ата-аналарны  башка бәйгеләр, ярышларда да актив катнашырга чакыралар. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International