Туганда ук батыр булып туган

2018 елның 17 феврале, шимбә

“Карагыз әле, никадәр кунак килгән безгә!” – Чулпан мәктәбе директоры Әнвәр Шәяхмәтов Рәис Вәлиәхмәтов истәлегенә волейбол һәм хоккей турнирының ачылу тантанасында мәктәп укучыларына шулай дип мөрәҗәгать итте. Авыл егете, Чечняда Ватан алдындагы хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган Рәисне искә алу өчен килүчеләрнең саны ел саен артканнан-арта, турнирның тагы да зурраграк масштабта узуын истә тотып әйтүе бу Әнвәр Мингәрәевичның. Рәиснең вафатына инде 20 елга якын вакыт  үтсә дә,  дуслары, авылдашлары  үз егетләрен хәтерлиләр һәм аның исемен мәңгеләштерү өчен зур тырышлык куялар.  
Тыйнак, игелекле, намуслы, шаян, шат күңелле... Авылдашлары Рәисне шундый итеп хәтерли. Ул рәсем ясарга, ниләрдер уйлап чыгарырга оста булган, спортны яраткан, чаңгыда шуу, авыр атлетика белән шөгыльләнгән. 
–    Хәтерлим әле менә шундый бәләкәй чагыннан үҗәтләнеп спорт белән шөгыльләнә иде. Беренче спорт инвентаре турник булды аның.  Бакчага җайлап куелган турникта шөгыльләнергә ярата иде, – дип исенә төшерә аны Самарада яшәүче ике туган абыйсы Радик Һадиев. Шуңа да, мөгаен, мәктәп укучыларына барлык туганнарыннан бүләккә дип турник һәм туплар алып кайткан ул һәм энеләрен онытмаулары өчен һәркемгә рәхмәтләрен белдерде.  – Рәиснең вафаты әнисе һәм барлык туганнар өчен дә зур югалту булды. Бүген дә бу яралар яши әле. Әмма бүген без энебез өчен зур  горурлык хисләре кичерәбез. Һәм бу горурлык йөрәктәге әрнү хисләрен басарга булыша. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International