Кышны озаттылар

2018 елның 17 феврале, шимбә

Шимбә, ял көне Нурлатта  бик күңелле үтте. Иртән-иртүк матур көйләр,  тәмле коймак һәм шашлык исләре халыкны үзәк мәйданга чакырды. 
Шәһәрнең үзәк мәйданында узган бәйрәм чараларын  район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Алмаз Әхмәтшин да тамаша кылды. Алмаз Сәлимович җаваплы затлар озатуында  күргәзмәләр, сәүдә рәтләрендәге  продукциянең ассортименты белән танышты. 
–Май чабу бәйрәме кышның тәмамлануын гәүдәләндерә. Бүгенге кояшлы көндә язны каршылап без алдагы көннәргә яхшы өметләр баглыйбыз – беренче чиратта, чәчүне уңышлы һәм вакытында үткәрергә язсын, яз муллык алып килсен, районның барлык тармакларында хезмәт куючыларга уңышлар юлдаш булсын, – дип сәхнәдән котлау сүзләрен җиткерде район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Алмаз Әхмәтшин. 
Аннан бәйрәм  кунакларны җыр-биюләр белән каршылап, әйлән-бәйләнгә алып керделәр. Сәхнә түрендә Балалар сәнгать мәктәбе укучылары,  фольклор коллективлар, үзешчәннәр чыгыш ясады. Бәйрәм программасын алып баручылар тамашачыга Масленица бәйрәменең тарихы, аның асылы һәм үзенчәлеге турында сөйләделәр, Май чабу белән бәйле мәкальләр, табышмаклар әйттеләр.
-Май чабу атнасында православие халкы уйнап-көлеп кышны куа, табигатьне уята. Йола буенча, май чабу атнасында кунактан-кунакка йөрү гадәте каралган. Май чабуның төп атрибуты - түгәрәк коймак. Йола буенча, кояш символы атна буена һәр гаиләдә әзерләнә. Җиденче, ягъни соңгы көннәрендә православие халкы бер-берсеннән гафу сорап, кунакка йөри һәм тәмле ашлар белән сыйлана,- ди өлкәннәр. 
Биредә һәркем үзенә охшаганча кәефен күтәрде. Бәйрәмнең оештыручылары спорт уеннары, конкурслар да әзерләгән, аттракционнар да эшләде. Бәйрәм уңаеннан  камыр ризыклары, кайнар чәй тәкъдим иттеләр. Ә бәйрәмнең төп бизәкләренең берсе булган коймакка сорау аеруча зур иде. 
Бәйрәмнең кульминациясе традицион төстә Масленица карачкысын яндыру булды. Сынамыш буенча, аны күңелле итеп үткәрүчеләрнең елы да уңышлы булачак. Шулай ук кыш озату бәйрәмендә салкын һава торышы булуы уңышның мул булачагы турында хәбәр итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International