Иң яхшы тормыш иминлеге нигезләре укытучысы – гимназиядә эшли

2018 елның 16 феврале, җомга

“Тормыш иминлегенигезләре укытучылары арасында тормыш иминлеге нигезләре курсы буенча Татарстан Республикасы ел укытучысы” конкурсының зона  этабы быел Нурлат гимназиясе базасында узды. Анда 7 район вәкилләре катнашты. Конкурста безнең районны гимназиянең  тормыш нигезләре укытучысы Гелүс Җәлетдинов  тәкъдим итте.

Көндәлек тормышыбызда безгә куркыныч янау мөмкинлеге беркем өчен дә сер түгел. Шуңа да әлеге фән укытучыларының ролен бәяли белергә кирәк, чөнки аларның бурычлары балаларны гадәттән тыш шартларда үзләрен ничек дөрес тотарга, катлаулы хәлләрдән чыгарга әзер булырга, беренче медицина ярдәмен күрсәтергә өйрәтүдән гыйбарәт.   

Конкурсантларның һәркайсы ачык дәрес  күрсәтте һәм жюри әгъзалары сорауларына җавап бирделәр. Аннан конкурс эшләрен тәкъдим иттеләр. 

Катнашучы районнар вәкилләреннән торган жюрига зур җаваплылык – дәреснең методик дәрәҗәсен һәм укытучының шәхси сыйфатларын билгеләү йөкләнде. 

- Шуны гына әйтә алам, конкурсантларның барсы да тиешле мәгълүматларны әйбәт беләләр, җитди әзерләнгәннәр. Мондый чаралар беренче чиратта укытучыларның үзләренә кирәк, чөнки ул аларга хезмәттәшләре белән тәҗрибә уртаклашырга, киләчәктә нәтиҗәлерәк эшләргә этәргеч бирә, – дип фикерләре белән уртаклашты  район мәгариф бүлеге җитәкчесе Линар Маняпов. 

Гимназиянең тормыш иминлеге һәм физик культура укытучысы, өстәвенә парашют клубы һәм яшь армиячеләр отряды җитәкчесе Гелүс Җәләлетдиновка  җиңелләрдән булмады, чөнки аңа иң яхшы исеме өчен көчле көндәшләр белән ярышырга туры килде. Гелүс  сүзе һәм эше белән сынауларны үтеп, мактаулы беренче  урынны алды. 

Линар Нурисламович  билгеләп үткәнчә, тормыш иминлеге нигезләре укытучылары өчен конкурс аларга күп санлы укытучылар арасында югалып калмаска ярдәм итә. Еш кына әлеге фәнгә җитди карамыйлар. Әмма юкка, чөнки аның нигезләрен белгәндә генә иң кыйммәтле нәрсәне – күпчелек очрак­ларда тормышны саклап калып була. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International