Атнаның беренче көненнән Нурлат районында традицион җыеннар башланып китте

2018 елның 30 гыйнвары, сишәмбе

Алдагы еллардан аермалы буларак, быел район җитәкчелегенең гражданнар белән очрашулары авылларда һәм шәһәрдә бер көннәрдә барачак – көндез халык алдында  авыл җирлекләре башлыклары хисап тотса, эш көненнән соң шәһәр халкы төрле служба вәкилләренә  сорауларын бирә ала. Җыеннар кысаларында районда  ел дәвамында башкарылган эшләргә җентекле анализ ясала, мөһим проблемалар күтәрелә һәм  алда торган елга  максатлар һәм бурычлар билгеләнә.  Очрашулар район башлыгы Равил Кузюров катнашында уза. 
Быел авылларда  җыеннарга старт Колбай Мораса һәм  Әмзә авыл җирлекләрендә бирелде. Колбай Мораса авыл җирлеге башлыгы Гөлназ Сафина үзенең хисап чыгышында билгеләп үткәнчә, ел бүгенге көндә өч авылны берләштерүче җирлек өчен  уңышлы үткән. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International