Район башлыгы Равил Кузюров районның сөт җыючылары катнашында киңәшмә үткәрде

2018 елның 29 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген, 29 гыйнвар көнне, район башлыгы Равил Кузюров авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, район башкарма комитеты вәкилләре һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклардан сөт җыючылар катнашында түгәрәк өстәл артында киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә төп сүз районда халыктан сөтне сатып алу бәяләрен көйләү, тотрыклы итү турында барды. Район башлыгы тулаем республика буенча сөтне сатып алу бәяләренең төшүенә борчылуын әйтеп,  сөт җыючыларны  хәлдән чыгу юллары турында уртага салып сөйләшергә чакырды. Бу уңайдан районда халыктан җыелган сөтне үзәкләштерелгән рәвештә бер сатып алучыга тапшыруны оештыру мөмкинлеге карала.

Бүгенге көндә районда халыктан сөт җыю белән 14 әзерләүче шөгыльләнә, шуларның кайберләре сөт ризыклары җитештерү дә алып бара. Шәхси ярдәмче хуҗалыклардан  тәүлегенә 24 тонна сөт җыела, уртача сатып алу бәясе 16 сум 46 тиен.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International