“2017 елда халык тормышының куркынычсызлыгын тәэмин итү өлкәсендә Татарстан муниципаль берәмлекләренең иң яхшы җирле үзидарә органы” республикакүләм смотр-конкурсында Нурлат шәһәре икенче урынга лаек булды. Җиңүче дипломын Нурлат шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Нәгыйм Сафиуллинга дүшәмбе көнне узган планеркада район башыгы Равил Кузюров тапшырды.