Уңышлы старт

2018 елның 8 гыйнвары, дүшәмбе

Нурлат чаңгычыларының беренче старты яңа җиңүләр китерде. Раштуа бәйрәме алдыннан Чаллы башы районының Старое Эштебенькино авылында Самара шәһәре һәм Самара өлкәсенең биш катлы чемпионкасы Анна Максимова призларына Ачык чаңгы ярышлары үтте. Нурлат спортчылары уңышлы чыгыш ясады. Иван Белов шәкертләре Анисия Кашкарова – 1нче, Дарья һәм Кристина Беловалар, Максим Сандимиров өченче урыннарга лаек булдылар. Өлкән спортчылар арасында Богдашкинодан Николай Казаков – алтын, Чуваш Мәнҗесеннән Тимур Мурзин һәм Нурлаттан Виталий Марков – көмеш, Иске Чаллыдан Илья Айкин бронза алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International