Герб

Герб Нурлатского муниципального района

Россия Федерациясе Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы гербы

Герб Нурлат муниципаль районы Советының 2006 елның 15 июлендә 57 нче  Карары белән расланган.

Герб 2153 саны астында Россия Федерациясе дәүләт геральдика регистрында  һәм 30 нчы номер белән Татарстан Республикасы дәүләт геральдика реестрында теркәлү узган.

Герб тасвирламасы

“Яшел һәм кызыл төсләрдән торган  җирлектә – балкып торучы алтын кояш (йөзе сурәтләнмәгән), кояш әйләнәсенең өске ягы яшел белән, түбән өлеше кызыл белән әйләндереп алынган, cурәт өстендә – чабып баручы көмеш ат, аскы өлештә –сабаклары кисештереп куелган ике  алтын башак  сурәтләнгән”.

Герб символикасы

Нурлат районы гербы районның тарихи, мәдәни, иҗтимагый үзенчәлекләрен чагылдыра.

Гербның төп фигурасының символикасы - балкыган кояш фонында чабып барган ат - күпмәгънәгә ия. Нурлат шәһәренең атамасы, юрамаларның берсе буенча,  татар теленнән “нурлы ат” дип тәрҗемә ителә. Шулай итеп, район гербы шәһәр исеменә тәңгәл килеп тора.

Ат спорты һәм атлар үрчетү – районның иҗтимагый-икътисадый үсешенең өстенлекле юнәлеше булып тора. Нурлат чабышкылары һәм җайдаклары Татарстанда, Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә танылып өлгерде.  Ат заводы  инглиз чабышкы токымлы атларны үрчетү өлкәсендә Россиянең иң эре оешмаларыннан берсе булып санала.

Кызыл җирлектә сурәтләнгән башаклар Нурлат  районының  нигездә авыл хуҗалыгы районы булуын күрсәтә.

Алтын – уңыш, байлык, тотрыклылык, хөрмәт, акыл символы.

Кызыл төс – хезмәт, көч, батырлык, матурлык символы.

Көмеш – чисталык, камиллек, тынычлык һәм үзара аңлашу символы.

Яшел төс – табигать, сәламәтлек,тормыш үсеше символы.

Авторлар төркеме:

Герб идеясе – Фатыйх Сибагатуллин (Нурлат)

Гербны  камилләштерүне Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Геральдика советы Россия геральдистлар  Союзы белән берлектә эшләде. Төркем составы: Рамил Хәйретдинов (Казан), Радик Салихов (Казан), Илнур Миңнуллин (Казан),  Константин Моченов (Химки), Кирилл Переходенко (Конаково), Галина Русанова (Мәскәү)

Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 11:26

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International